news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Яңа Шигали бистәсендә чыккан янгын сәбәбен тикшерә

Яңа Шигали бистәсендәге шәхси йортта янгын чыгуның ике төп сәбәбе карала.

«Хәзер урында янгын сүндерүчеләр бригадасы белгечләре эшли. Янгын чыгу сәбәпләренең ике төп версиясе карала. Алар – мич җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу һәм электр җиһазларын урнаштыру һәм куллану кагыйдәләрен бозу. Урында шулай ук Тикшерү комитеты эшли», – дип аңлатты «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе башлыгы Максим Трущин.

«Татар-информ» Яңа Шигали авылында янгын чыгуы турында хәбәр иткән иде. Анда әти кеше һәм өч кечкенә кыз үлде. Ике яшьлек улын тоткан ана янгыннан котыла алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100