Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ураза вакытында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итәчәк
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хезмәткәрләре Ураза бәйрәме вакытында республикада янгын куркынычсызлыгын тәэмин итәчәк.
Ведомство матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, дини чаралар 20 мартта 3:00 дән 13:00 гә кадәр дәвам итәчәк. Бәйрәмнәргә барлыгы 936 объект җәлеп ителәчәк, аларның һәрберсендә профилактик чаралар уздырылган. Шулай итеп, руханилар һәм хезмәт күрсәтүче персонал барлык кирәкле инструктажларны үткән
75 объектта 216 янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу очрагы ачыкланган. Гадәттән тыш хәлләрне булдырмау һәм оператив җавап бирү өчен аларда ведомство хезмәткәрләре дежур торачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз