news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы томан вакытында куркынычсызлык турында искә төшерде

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы томан вакытында куркынычсызлык турында искә төшерде
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бүген көннең икенче яртысында, шулай ук иртәгә төнлә һәм иртән Татарстанда томан көтелә, күз күреме 500 метрга кадәр начарланачак.

«Урамда бик игътибарлы булыгыз. Мөмкин булганча җәяүлеләр өчен җир өсте яки җир асты кичүләреннән генә файдаланыгыз. Өлкән яшьтәге һәм авыру кешеләргә ярдәм итегез. Балаларны берүзләрен калдырмагыз», - дип киңәш итәләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә.

Ашыгыч хәлләрдә – 112гә шалтыратырга.

news_right_1
news_right_2
news_bot