news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы томан турында кисәтте

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында татарстанлыларны бүген кич, шулай ук иртәгә иртән һәм көндез булачак томан турында кисәттеләр.

Ведомствода татарстанлыларны игътибарлы булырга өндиләр, ә юлны чыкканда, җир өсте яки җир асты кичүләреннән файдаланырга киңәш итәләр. Балаларны караучысыз калдырмаска, шулай ук өлкәннәргә һәм авырулы кешеләргә ярдәм күрсәтергә киңәш ителә.

Ашыгыч хәлләр очрагында 112 номерына шалтыратырга кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot