news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы томан турында кисәтә

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы томан турында кисәтә
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

1 ноябрь көнне төнлә һәм иртән Татарстанда урыны белән томан көтелә.

«Урам һәм юл буйлап йөргәндә, сак булыгыз. Машина юлы аша чыгу өчен мөмкин булганча җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләреннән генә файдаланыгыз. Балаларны күзәтегез, өлкәннәргә һәм авыруларга ярдәм күрсәтегез», – дип киңәш итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә.

Ашыгыч очракларда 112гә шалтыратырга кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot