news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы терактта һәлак булганнарның яңа исемлеген бастырды

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы «Крокус Сити Холл»да теракт аркасында һәлак булганнарның яңа исемлеген бастырды, анда 68 фамилия бар. Мәгълүмат ведомство сайтында пәйда булды.

Исемлек һәлак булганнарның шәхесләрен суд-медицина экспертлары тикшергән саен тулыландырылачак, дип белдерде министрлык.

Исегезгә төшерәбез, 22 мартта җинаятьчеләр Мәскәү янындагы «Крокус Сити Холл»да Калашников автоматларыннан гражданнарга ата башладылар, шуннан соң янгын чыгардылар. Бу вакытта анда «Пикник» төркеме концерты булырга тиеш иде.

Тикшерү комитетының соңгы мәгълүматлары буенча, теракт аркасында 137 кеше һәлак булган. Мәскәү өлкәсе сәламәтлек саклау министрлыгы зыян күрүчеләрнең санын төгәлләде: алар 182.

Бу факт буенча терроризм турында җинаять эше кузгатылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100