Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы татарстанлыларны көчле яңгыр һәм яшен турында кисәтте
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында Татарстан халкын иртәгә, 30 июньдә, һава торышының начараячагы турында кисәттеләр. Көчле яңгыр, яшен булуы, җилнең тизлеге урыны белән секундына 20 метрга кадәр җитүе көтелә.
Бу уңайдан Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы түбәндәгеләрне киңәш итә.
Яшен вакытында бинадан чыкмавың хәерле. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. Урамда реклама такталары, вывескалар, юл билгеләре, электр тапшыру линияләреннән читтәрәк торырга кирәк.
Өйнең барлык тәрәзәләрен яхшылап ябарга, балконнардан һәм лоджияләрдән тышка төшеп китәргә мөмкин булган әйберләрне алырга киңәш ителә. Йорт яки эш бүлмәсендәге тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз