news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы татарстанлыларны яңгыр һәм боз явуы турында кисәтте

Синоптиклар фаразлавынча, бүген төнлә һәм 23 апрельдә көндез Татарстанда яңгыр, боз һәм җилнең тизлеге секундына 23 метр булуы көтелә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, яшен, боз һәм көчле җил бик куркыныч булырга мөмкин. Бу вакытта реклама конструкцияләре һәм биналарның түбәләре ишелү,карт агачлар аву куркынычы арта.

Электр тапшыру линияләре, биек биналар янында һәм төзелеш мәйданчыклары янында булу да куркыныч тудыра.

Машина йөртүчеләргә торак пунктлардан читкә сәфәрләрне кичектерергә кирәк, трассада уйланылмаган маневр ясаудан, кинәт тормозга басу һәм икенче полосага күчүдән тыелырга киңәш ителә.

Җәяүлеләргә дә бик игътибарлы булырга кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100