news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстанга якынлашып килүче салкыннар хакында кисәтте

Бүген төнлә һәм иртәгә иртән, 2 гыйнварда, Татарстан территориясендә һава температурасының -25..-30 градуска кадәр (Казанда -25..-27 градуска кадәр) түбәнәюе көтелә. Көндез кайбер районнарда буран чыгачак, күз күреме 1-2 километрга кадәр кимиячәк.

Шуңа бәйле рәвештә, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте татарстанлыларга саклык чараларын күрергә өндәде.

Әйтик, республика халкына зур ихтыяҗ булмаганда шәхси автотранспортта торак пункттан читкә (табигатькә, урманга, балыкка һ.б.) чыкмаска киңәш ителә.

Шулай ук балаларның үзләрен генә урамда калдырмаска, фатир һәм подъездларны җылыту турында кайгыртырга, янгын чыгуын булдырмас өчен, мичнең кызуына юл куймаска һәм кулдан ясалган җылыту приборларыннан файдаланмаска кирәк. Шулай ук бүлмәне җылыту өчен газ плитәсен кулланмавың хәерле.

Шуны истә тотыгыз, тәнне өшетмәс өчен, урамда туңганчы йөрмәскә һәм чыланмаска, яхшы тукланырга һәм җылы киенергә кирәк. Хәрәкәткә комачауламый торган күп катлы кием сайларга киңәш ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot