news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстанга көчле җил һәм буран килү турында кисәтте

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында татарстанлыларны республикага көчле җил һәм буран килү турында кисәттеләр.

8 мартта төнлә һәм көндез республикада секундына 15-20 метр тизлектәге көчле җил, шулай ук күрү мөмкинлеге 0,5 километрга кадәр начараю көтелә.

Мондый һава торышы шартларында юлларда сак булырга, юл аркылы җәяүлеләр кичүләре аша гына чыгарга киңәш ителә. Ведомствода балаларны караусыз калдырмаска һәм ярдәм кирәк булган кешеләргә булышырга чакырдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot