news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы: Татарстанда якындагы тәүлектә көчле җил көтелә

Татарстанда 28 июльдә секундына 15 метрга кадәр көчле җил көтелә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы татарстанлыларга урамда реклама щитларыннан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәклеген искәртә.

Йортларның барлык тәрәзәләрен тыгыз итеп ябарга, балконнардан һәм лоджияләрдән тышка төшәргә мөмкин булган предметларны алырга кирәк. Торак яки эш бүлмәсендәге тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot