Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы: Татарстанда БПЛА һөҗүме куркынычы гамәлдән чыгарылды
Татарстанда «Пилотсыз һөҗүм итү куркынычы» режимын гамәлдән чыгардылар. Ул Мәскәү вакыты буенча 3:52 сәгатьтә гамәлдә иде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 13:38 сәгатьтә Казан аэропортында һава судноларын кабул итү һәм чыгаруга вакытлыча чикләүләр кертелде. Росавиациядә хәбәр итүләренчә, очышларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен чаралар күрелгән.
Якшәмбе, 10 августта, Татарстанда ике тапкыр «пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы» режимы кертелде. Тәүлек эчендә беренче тапкыр чикләүләрне 05:43 сәгатьтә керттеләр, ә алар өч сәгатьтән соң алынды. Икенче тапкыр шундый ук чаралар 14:40 сәгатьтә кабул ителде һәм 19:50 сәгатькә кадәр гамәлдә булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз