Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы: Татарстанда БПЛА һөҗүме куркынычы режимы гамәлдән чыкты
Татарстанда 06:15 сәгатьтән гамәлдә булган пилотсыз куркыныч режимын гамәлдән чыгардылар. Мәскәү вакыты белән 10:14тә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы үз кушымтасы аша режимны гамәлдән чыгару турында хәбәр итте.
«Игътибар! Татарстан Республикасы территориясендә «пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы» режимы алынды», - дип хәбәр ителә рәсми кушымтада.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 14 августта мондый чаралар 05:31дә кертелде. Әмма ике сәгатьтән соң, 07:37дә, режим гамәлдән чыгарылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз