news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстанда көчле яңгырның нәтиҗәләре турында сөйләде

Бүген Татарстанда озак дәвам иткән көчле яңгыр яуды. Республика Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына көчле җилнең агачларны аударуы һәм түбәләрне куптаруы турында хәбәрләр килде.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, Питрәч районының Шәле авылында алты шәхси торак йортның һәм янәшәдәге корылмаларның түбәләренә зыян килгән. Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә, бу урында җилнең максималь тизлеге секундына 17 метрга җиткән. Зыян күрүчеләр юк, йортлар яшәү өчен яраклы.

Моннан тыш, Казанда һәм Биектау районының Бөреле җәнлек совхозы бистәсендә – берәр, Питрәч авылында дүрт агач ауган. Нәтиҗәдә, беркем дә зыян күрмәгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot