Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы: Татарстанда алдагы тәүлектә яшен һәм көчле җил көтелә
Татарстанда 3 июльдә көчле яңгыр, яшен, секундына 15-18 метр тизлектә көчле җил көтелә.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстанда яшәүчеләргә яшен вакытында биналардан чыгуны чикләргә, биналар эчендә калырга кирәклеген искәртә. Балаларны караучысыз калдырмаска кирәк. Урамда реклама такталарыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.
Йортларның барлык тәрәзәләрен тыгыз итеп ябарга, балконнардан һәм лоджияләрдән тышка төшәргә мөмкин булган предметларны алырга кирәк. Торак яки эш бүлмәсендәге тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз