news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан юлларында томан куркынычы турында кисәтте

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә республика юлларында томан куркынычы турында кисәттеләр.

Искәртеп узабыз, метеорологларның мәгълүматлары буенча, 12 ноябрьдә 18.00 сәгатьтән алып 13 ноябрь көнне 18.00 сәгатькә кадәр республикада урыны белән томан төшүе, юлның аерым участокларында бозлавык хасил булуы, шулай ук тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җиткән көчле җил исүе көтелә.

Автомобиль йөртүчеләргә томанга каршы фараларны сөртергә, юлларда тизлек һәм дистанция сакларга кирәклеге хакында искәрттеләр.

Ихтыяҗ туганда 112 телефонына шалтыратырга кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100