news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан халкын юлларда бозлавык турында кисәтә

Татарстанның көнчыгыш районнарында юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«2026 елның 23 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасының көнчыгыш районнарында юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килүе көтелә», - диелә хәбәрдә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы урамнар һәм юллар буйлап йөргәндә сак булырга кирәклеге турында искәртә.

«Балаларны күзәтегез, өлкән яшьтәге һәм авыру кешеләргә ярдәм күрсәтегез. Ашыгыч хезмәтләр телефоны 112», - диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot