Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан өстеннән дүрт дрон очуы турында хәбәр итте
112-шалтыратуларны эшкәртү үзәге Минзәлә шәһәре юнәлешендә дүрт пилотсыз очкыч очуы турында хәбәр алган. Бу хакта мәгълүмат Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының мобиль кушымтасында Мәскәү вакыты белән 5.0 да чыкты.
Дроннар Татарстанның Зәй районы Кадык авылы янында да күзәтелгән.
Моңа кадәр, 4.40 сәгатьтә, БПЛА Әлмәт һәм Яр Чаллыга һөҗүм куркынычы игълан ителгән иде. Бу шәһәрләрдә яшәүчеләрне ышык урыннарга (подвалларга, паркингларга) төшәргә, тәрәзә янына килмәскә, игътибарлы һәм сак булырга сораганнар.
Әлмәт һәм Чаллыда пилотсыз очкычлар һөҗүме куркынычы 7.02 сәгатьтә гамәлдән чыгарылды.
Upd. (7.14): 3.06 сәгатьтә Росавиация вәкиле Артем Кореняко үзенең Телеграм-каналында хәбәр иткәнчә, Казан аэропортында һава судноларын кабул итү һәм чыгаруга чикләүләр кертелгән. 3.23 сәгатьтә Түбән Кама аэропортында да чикләүләр кертелде.
6.56 да Татарстан башкаласы аэропортында очышларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен игълан ителгән чикләүләрнең бетерелүе билгеле булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз