news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан буенча Баш идарәсе яңа җитәкчесе тәкъдим ителде

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан буенча Баш идарәсе яңа җитәкчесе тәкъдим ителде
Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җитәкчесе урынбасары Илья Денисов бүген шәхси составка Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе яңа җитәкчесе Ирек Кадамовны тәкъдим итте.

«Аның биографиясе турында сөйләмим, сез аны миннән яхшырак беләсез. Аның әхлакый-эшлекле сыйфатларын беләсез, аны эшләгән һәм эшләвен дәвам иткән коллективның дәвамчысы буларак беләсез. Сез үз позицияләрегезне бирмәвәгезгә һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе һәм Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы шулай ук Россия Федерациясе Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы системасында алдынгы позицияләрдә торачагына ышанам», – дип билгеләде Илья Денисов.

Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Татарстан Рәисе һәм шәхсән үз исеменнән Ирек Кадамовны билгеләнүе белән котлады.

«Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе – хезмәтнең иң яхшы бүлекчәләренең берсе, ә республика төбәк ведомствосы – Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сакланып калган төбәкләрнең берсе. Бер-беребезне тулыландырып һәм үзара хезмәттәшлек итеп, без барыбыз бергә уртак бурычларны хәл итәбез, тормышыбызны иминрәк итәбез. Эшләү чорында ведомство кешеләрне коткару, гадәттән тыш хәлләрне булдырмау, халыкны табигать катаклизмнарыннан һәм техноген аварияләрдән саклау буенча җитди масштаблы бурычларны нәтиҗәле хәл итү сәләтен күп тапкырлар исбатлады.

Барлык зур халыкара мәдәни һәм спорт чараларын уздыру нәтиҗәләре буенча ведомствога югары бәя бирелде. Алда әле бурычлар күп. Ирек Илгизович җитәкчелегендә алар тулы күләмдә башкарылачагына ышанам!» - диде Рөстәм Нигъмәтуллин.

Ирек Кадамов Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җитәкчелегенә ышаныч белдерүләре өчен рәхмәт белдерде.

«Безнең республика – сәнәгать мәсьәләләрендә алдынгы һәм Идел буе, Россиянең дә алга киткән икътисади төбәге. Безнең территория буенча транспорт элемтәләренең барлык төрләре дә уза. Нефть химиясе һәм нефть чыгаруның зур кластеры, машина төзелеше, авиатөзелеш, алга киткән авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү. Әлеге объектларны һәм икътисад объектларын саклап калу, аларның иминлеген тәэмин итү – безнең беренче чираттагы бурычыбыз. Әмма иң мөһиме һәм кыйммәтлесе – кеше тормышы, бу Татарстан Республикасы халкы», - диде Ирек Кадамов.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җитәкчесе урынбасары бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән гражданнарның иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алышкан.

.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100