news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы: Табигый бәла-казалар саны 2030 елга 40 процентка артачак

Халыкара метеорология институтлары бәяләвенчә, табигый бәла-казалар саны 2030 елга 40 процентка артачак. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы урынбасары Виктор Яцуценко белдерде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Җәмил Сәлимгәрәев.

Соңгы 28 елда куркыныч гидрометеорологик күренешләр саны күбәйгән, ә дөнья океанының температурасы 2 градуска арткан, дип хәбәр итте Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы урынбасары Kazan Digital Week форумындагы доклады барышында.

Ясалма фәһем гадәттән тыш хәлләрне кисәтергә ярдәм итә, ул язгы ташуларны фаразлый, елгалар ярылу һәм тайфуннар барлыкка килү очракларын анализлый. Шулай ук министр урынбасары билгеләп үткәнчә, 2022-2030 елларда урманнарда янгыннар чыгу очраклары саны 2021 ел белән чагыштырганда кимендә 50 процентка кимегән.

«Янгынны кисәтү эше уңай нәтиҗәләр бирә», - дип саный Яцуценко.

news_right_1
news_right_2
news_bot