Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сирена белән хәбәр итү системасын тикшерү турында кисәтә
4 октябрьдә Татарстан Республикасында халыкка хәбәр итү системасын тикшерәчәкләр. Бу хактаРоссия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсендә хәбәр итәләр.
Белгечләр төбәк, җирле һәм локаль хәбәр итү системаларын тикшерә. Шул исәптән Татарстан территориясендә гадәттән тыш хәл булуы яки андый хәл туу куркынычы турында халыкка ашыгыч хәбәр итүнең комплекслы системасын тикшерәчәкләр. Әлеге боерыкны Татарстан Гражданнар оборонасы җитәкчесе урынбасары – Республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.
Моннан тыш, 4 октябрьдә Татарстанда тавыш сиреналары белән хәбәр итү системасын тикшерәчәкләре турында кисәтеп, Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика гражданнарына СМС-хәбәрләр җибәргән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз