news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы шимбә көнне буран, бозлавык шартларында сак булырга өнди

Синоптиклар фаразынча, бүген төнлә һәм иртәгә көндез, ягъни 19 ноябрьдә, Татарстанда урыны белән җепшек кар, көчле буран, юлларда кар көртләре һәм бозлавык көтелә. Бу уңайдан Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте начар һава торышы шартларында төп иминлек чаралары турында кисәтә.

Көчле буран вакытында, аеруча ялгыз, өйдән чыкмагыз. Торак пункттан читтә адашсагыз, беренче очраган йортка керегез һәм һава торышының начар шартлары тәмамланганын көтегез. Әгәр дә бураннан соң бинадан кар көртләре аша чыга алмасагыз, Гражданнар оборонасы һәм Гадәттән тыш хәлләр идарәсенә яки җирле администрациягә мөрәҗәгать итегез.

Машина йөртүчеләр ерак юлга чыгар алдыннан транспортның техник торышын тикшерергә һәм махсус комплект җыярга тиеш: телефон зарядкасы, ризык, җылы кием, кечкенә көрәк, фонарь һәм башкалар.

Җил көчле булганда өйдә калыгыз, ишекләрне һәм тәрәзәләрне әйбәтләп ябыгыз. Урамда реклама такталарыннан, юл билгеләреннән һәм электр линияләреннән ерак торыгыз. Машинагызны зур агачлар янында калдырмагыз.

Юлда бозлавык шартларында машиналар арасындагы дистанцияне арттырыгыз, тормозга кисәк басмагыз. Ерак сәяхәтләргә чыкмаска тырышыгыз. Җәяүлеләр юлны махсус урыннарда гына чыгарга тиеш, башта автомобильнең җәяүлегә юл бирүенә инану зарур. Бәлагә тарыган очракта, ашыгыч хезмәтләрне чакыру номерына шалтыратыгыз, дип искәртте Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100