news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Сарман районында трасса участогы ишелү сәбәбен атады

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Сарман районында трасса участогы ишелү сәбәбен атады
Фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең Макс каналы

Сарман — Яр Чаллы трассасының 41 нче чакрымындагы участок ишелү сәбәбен Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә атадылар. Ведомство мәгълүматлары буенча, юл өслегенең ишелүе суүткәргеч торбаның юылуы нәтиҗәсендә килеп чыккан.

«Зыян күрүчеләр юк», – диелә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәрендә.

Исегезгә төшерәбез, трасса буенча хәрәкәт тулысынча ябылган, автомобильчеләргә Петровск заводы һәм Ләке авыл җирлекләре аша оештырылган урау маршруттан файдаланырга киңәш итәләр. Ситуация Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин контролендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot