news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кырау вакытында иминлек турында искәртте

Татарстанда ике төн рәттән, 27 һәм 28 апрельдә кабат һава температурасы төшәчәк. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Дүшәмбе һәм сишәмбе төнлә республикада урыны белән һавада һәм туфракта -2 градуска кадәр кырау булырга мөмкин. 28 майда төнлә көнчыгыш һәм көньяк районнарда кырау төшү ихтималы зур.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе электр җылыту приборларын кулланганда иминлек чараларын үтәргә кирәклеген искәртә:

  • төзек булмаган электр приборларыннан, шулай ук изоляциясе зарарланган чыбыклы приборлардан файдаланырга ярамый;
  • кулдан ясалган электр приборларын һәм саклыгычларны кулланырга ярамый, алар бары тик заводта җитештерелгән булырга тиеш;
  • яңа эшләнмәне (җиһазны) сатып алганда һәм урнаштырганда аның сертификациясе булуы мөһим, ә эксплуатация алдыннан инструкция белән игътибар белән танышыгыз;
  • яна торган предметлар һәм материаллар янында электр приборлары урнаштыру тыела;
  • челтәргә тоташтырылган электр приборларын озак вакытка караучысыз калдырырга ярамый;
  • бер розеткага 3-4кә тармакланган җайланма ярдәмендә берничә прибор тоташтыру катгый тыела.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100