news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кырау вакытында иминлек чаралары турында искәртте

Төнлә Татарстан территориясендә һавада һәм туфракта урыны белән кырау көтелә. 

Татарстан синоптиклары кырау төшү сәбәпле кисәтү игълан итте. Шуңа бәйле рәвештә, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе үсемлекләргә зыян килү һәм аларның һәлак булу куркынычы артуы хакында искәртә.

Ведомство хезмәткәрләре аларны саклау буенча тиешле чаралар күрергә киңәш итә. Үсемлекләрне каплау - аларны кыраудан саклауда иң нәтиҗәле ысул. Шул ук вакытта, үсемлекләрне каплый торган материал җылылыкны аз үткәрә торган булырга тиеш.

Моннан тыш, үсемлекләрне төтен чыгару ярдәмендә кыраудан сакларга мөмкин, моның өчен төтен шашкасы яки төтен өеме кулланырга була. Төтен шашкасы янган вакытта чәчәк атучы агачка зыян китерми һәм бик күп төтен чыгара торган матдәдән гыйбарәт.

Төтен өемен әзерләү өчен юеш салам, чүп үләннәре, чүп-чар кулланыла. Боларның барысы да акрын гына янып (пыскып) ятачак һәм бик күп төтен бүлеп чыгарачак (тышкы ягына дымлы материаллар куярга мөмкин). Эш шунда, бакчаны кыраудан ут түгел, ә төтен саклый, ул җиргә суынырга ирек бирми.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100