news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Корбан бәйрәмендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итәчәк

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстанда Корбан бәйрәме вакытында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү белән шөгыльләнәчәк.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бәйрәм республиканың барлык районнарында да үткәреләчәк. Моннан тыш, тагын бер бәйрәм чарасы 30 майда Базарлы Матак авылының үзәк мәйданында узачак.

Корбан бәйрәме вакытында Татарстанда барлыгы 984 дини объект һәм бер ачык мәйданчык файдаланылачак. Аларның барысында да профилактик чаралар үткәрелде – янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча консультацияләр һәм янгын вакытында эвакуацияләү буенча тренировкалар оештырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot