news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчле җилдә куркынычсызлык чаралары турында кисәтә

Иртәгә, 8 октябрьдә, Татарстан территориясендә һәм Казанда җилнең тизлеге секундына 23 метрга кадәр көчәюе, шулай ук көчле яңгырлар көтелә. Шуңа бәйле рәвештә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе иминлек чаралары турында искә төшерә.

Җил көчәйгәндә биналардан чыгуны чикләргә һәм шунда калырга, балаларны караусыз калдырмаска киңәш ителә.

Әгәр урамда булсагыз, көчле җилдән җир асты юлында яки подъездларда яшеренергә кирәк. Йорт диварлары, җәмәгать транспорты тукталышлары, төзелеп бетмәгән биналар янында җилдән яшеренү ярамый, шулай ук реклама щитлары, юл билгеләре һәм электр тапшыру линияләреннән ерак торырга кирәк.

Көчле җил вакытында зур агачлардан сакланыгыз, алар янына машина куймагыз, диелә хәбәрдә

news_right_1
news_right_2
news_bot