news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчле җил вакытында иминлек чаралары турында искә төшерде

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе татарстанлыларга шторм кисәтүе вакытында иминлек чаралары турында искә төшерде.

Машина йөртүчеләргә тизлек режимын һәм дистанцияне сакларга, шулай ук кискен маневрлар ясамаска, кинәт тормозга басмаска кирәк.

Машинаны агачлардан, баганалардан, реклама щитларыннан, электр линияләреннән ераграк куярга киңәш ителә.

Җәяүлеләргә реклама щитларыннан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән, шулай ук машина йөри торган юлдан ераграк торырга кирәк.

Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга ярамый, чөнки түбә материаллары төшүе ихтимал.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, 22 һәм 23 ноябрьдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә көньяк, көньяк-көнбатыштан көчле җил, тизлеге секундына 15-20 метрга, 22 ноябрьдә 02-23 сәгатьләрдә урыны белән аның тизлеге 25 метрга кадәр фаразлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100