Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчле җил һәм буранда саклык чаралары турында искәртте
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, һава торышының бозылуы сәбәпле, Татарстан халкына саклык чаралары турында искәртте. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Республикада бүген кич һәм иртәгә көчле буран, күз күременең начараюы, шулай ук көчле җил көтелә. Көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 20 метрга кадәр җитәчәк, юлларда кар боткасы хасил булачак, кайбер урыннарда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бик кирәк булган очракта гына бинадан чыгарга киңәш итә. Әгәр сез юлда һәм туктарга кирәк икән, транспорт чарасыннан ул күренгән ераклыкта торырга кирәк. Әгәр юлны югалткансыз һәм кая барырга белмисез икән, якын-тирәдәге йортка кереп, кайда икәнлегегезне ачыклау зарур.
Ерак сәфәргә чыгудан тыелып торырга, әгәр юлга чыгарга туры килсә, запас ягулык алырга кирәк. Машинада җылы куртка һәм азык-төлек булырга тиеш. Юлга чыгар алдыннан салонда насос, трос, баллон ачкычы һәм домкрат булуын тикшерегез.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз