news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Казанда салют аттырырга ярый торган урыннарны әйтте

Казанда салют аттырырга ярый торган җирләр турында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Максим Трущин әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ»да узган Татарстан башкаласында янгынга каршы махсус режим кертелүгә багышланган брифингта сөйләде.

«Казанда салют аттыру өчен узган елда эшләгән мәйданчыклар эшләячәк. Алар ел әйләнәсе гамәлдә. Бу Түбән елга аръягы дамбасы янындагы мәйданчык, Гаврилов урамындагы мәйдан, Тынычлык бистәсендәге каенлык, Җиһанов һәм Полушкин урамнары арасында ипподром янындагы территория», – дип сөйләде Максим Трущин.

Бу мәйданчыклар Казанда яшәүчеләр куркынычсызлык турында уйламыйча, пиротехниканы тыныч кына куллану өчен булдырылган, дип өстәде ул.

«Әгәр шәһәрдә иминлек параметрларына туры килә торган территорияләр бар икән, пиротехниканы анда да кулланырга була. Бу хокук бозу булмаячак», – диде Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсе җитәкчесе урынбасары.

Сәнәгать объектлары, транспорт инфраструктурасы, ягулык-энергетика комплексы чикләреннән кимендә 500 метр читтә, шулай ук торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы объектлары, кешеләр күмәк җыела торган урын һәм юл чикләреннән 30 километр читтә урнашкан территорияләрдә салют аттырырга була, дип өстәде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100