news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ил күләмендә хәбәр итү системалары тикшереләчәген әйтте

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте татарстанлыларны 2 октябрьдә хәбәр итү системалары тикшереләчәге турында кисәтте.

Радио- һәм телеканаллар эфирында ул төгәл бер минут вакытны алачак. Гражданнар оборонасының «Игътибар, барыгызга да!» сигналы шул рәвешле бирелә. Аның ярдәмендә бөтен Россия күләмендә муниципаль һәм төбәк хәбәр итү системаларының эше тикшереләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot