Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы гирляндаларның нәрсәсе белән куркыныч булуын аңлатты
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Бөтенроссия янгынга каршы оборона фәнни-тикшеренү институты базасында эксперимент үткәрде һәм Яңа ел гирляндаларының нәрсәсе белән куркыныч булуын күрсәтте.
Өч ясалма һәм чын чыршыны уенчыклар һәм мишура белән бизәделәр, ә соңыннан электр җиһазлары дөрес эшләмәү сәбәпле янгын чыксын өчен шартлар булдырдылар. Гирлянда тоташтырылган озынайткыч артык кызгач, чыршыларга ут капты.

Эксперимент күрсәткәнчә, чыршыларга янып китәр өчен нибары бер минут вакыт җитә. Шул ук вакытта ясалма чыршы янганда бина шундук әче төтен белән тула. Мондый төтенне биш тапкыр гына сулау да үлемгә китерә.
Белгечләр шулай ук төрле бәя сегментыннан төрле типтагы гирляндаларны тикшерде.

Чыршы һәм гирлянда сайлаганда түбәндәгеләргә игътибар итәргә кирәк:
- гирлянданың сыйфатын һәм күренеп торган зыян килгән яки ватылган урыннары булмавын тикшерергә;
- барлык кирәкле документлары булуын карарга;
- җайланманы инструкция буенча гына эксплуатацияләргә.
Өйдә чыршыны җылыту приборларыннан ераграк урнаштырырга кирәк. Чыршыны шәмнәр, мамык, кәгазь һәм целлулоидтан ясалган уенчыклар белән бизәү куркыныч. Чыршыда һәм аның янында шәмнәр, бенгаль утлары кабызу, шартлавыклар кулланырга ярамый.
Фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз