Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы буран вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерде
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында Татарстанга килгән бураннар һәм көчле кар вакытында куркынычсызлык чаралары турында искә төшерделәр.
Ведомствода урамда йөргәндә уяулык күрсәтергә киңәш итәләр. Юлларны җир асты яки җир өсте җәяүлеләр кичүләре аша чыгу яхшырак. Балаларны күзәтергә, шулай ук өлкән яшьтәге һәм авыру кешеләргә ярдәм күрсәтергә киңәш ителә.
Ашыгыч очракта 112 номерына шалтыратырга кирәк.
Элегрәк һава торышы начар булу сәбәпле, ГАИда машина йөртүчеләрне торак пунктлардан читкә чыкмаска һәм шәхси автомобильдән артык кирәксез файдаланмаска чакырдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз