news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы буран вакытында куркынычсызлык чаралары турында искәртте

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә 3 һәм 4 гыйнварда һава торышының начараюы сәбәпле, куркынычсызлык чаралары турында искә төшерделәр.

Республикада җепшек кар явуы, күз күреме кимү, бозлавык һәм кар көртләре барлыкка килү фаразлана.

Җәяүлеләргә реклама такталары, юл күрсәткечләре һәм электр тапшыру линияләре кебек эре конструкцияләрдән куркынычсыз ераклыкта торырга киңәш итәләр. Шулай ук бозлавык вакытында аеруча игътибарлы булырга кирәк.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе һава торышы начар булган очракта җәмәгать транспортын кулланырга киңәш итә. Машинада барган очракта тизлекне һәм дистанцияне сакларга, шулай ук кискен маневрлардан тыелырга киңәш итәләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot