Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы балаларга фейерверклар аттыру тыелу турында искә төшерде
Балаларга пиротехник эшләнмәләрнең теләсә нинди төрләрен, шул исәптән фейерверклар, салютлар, ракеталар һәм фестиваль шарларын мөстәкыйль рәвештә аттыру катгый тыела. Бу һәм башка кагыйдәләрне үтәү бәйрәмнәр вакытында тискәре нәтиҗәләр куркынычын киметергә мөмкинлек бирәчәк, дип хәбәр итә «РИА Новости», Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматын китереп.
Министрлык белгечләре шулай ук фейерверклар карап торучыларга да тәкъдимнәр бирде: тамашаны караган вакытта җилле якта булырга кирәк. Эшләтеп җибәрү ноктасыннан кешеләргә һәм биналарга кадәр төгәл куркынычсыз дистанция һәрвакыт конкрет эшләнмәгә инструкциядә күрсәтелә.
Махсус таләпләр куела: анда тәмәке тарту, ачык ут кабызу һәм пиротехниканы караусыз калдыру тыела.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз