news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы 17 июльдә көтеләчәк көчле явым-төшем турында кисәтте

17 июльдә көндез һәм 18 июльгә каршы төндә Татарстанда явым-төшемнең айлык нормадан 30-100 проценты көтелә – аларның иң күбе республиканың көньяк районнарында булачак. Шулай ук тизлеге секундына 20 метрга кадәр булган көчле җил булачак. Урыны белән яшен һәм боз явуы ихтимал.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә автомобильләрне реклама щитлары, элмә такталар, юл билгеләре һәм электр тапшыру линияләре янында куеп тормаска киңәш итәләр. Шулай ук көчле җилдән йорт стеналары янында түбә төшү ихтималы аркасында качарга кирәкми.

Мондый һава торышында мөмкин булганча өйдә калырга, тәрәзәләрне тыгыз итеп ябарга, шулай ук балаларны караучысыз калдырмаска кирәк.

Ашыгыч очракларда 112гә шалтыратырга кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot