Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы 16 августта Татарстанда томан төшәчәге турында кисәтте
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерүнең бердәм дәүләт системасы мәгълүматлары буенча, 16 августта иртән һәм төнлә республика территориясендә урыны белән томан төшүе көтелә.
Һава торышы начар булу сәбәпле, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе уяу булырга, юллар аша чыкканда җир өсте яки җир асты кичүләреннән кулланырга киңәш итә.
«Балаларны караучысыз калдырмагыз, өлкән яшьтәге һәм авыру кешеләргә ярдәм күрсәтегез. Ашыгыч хезмәтләр телефоны - 112», - дип искә төшерделәр ведомствода.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз