news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гадәттән тыш хәлдән зыян күрүчеләр өчен ипотека каникулы турында закон кабул ителде

Дәүләт Думасы депутатлары табигый яки техноген характердагы гадәттән тыш хәл (ЧС) аркасында зыян күргән гражданнарга ипотека каникулы алу хокукы бирү турында закон кабул итте. Канун соңгы - өченче укылышта кабул ителде. ТАСС шул турыда хәбәр итә.

Гадәттән тыш хәл зонасында урнашкан торак бинада яшәгән, яшәү шартлары бозылган, шулай ук федераль, төбәкара, региональ, муниципальара һәм муниципаль характердагы гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәсендә милекләрен югалткан заемчыларны ипотека түләвеннән вакытлыча азат итәргә мөмкиннәр. Зыян күрүче кредиторга табигый яки техноген афәттән зыян күргән дип танылганнан соң ярты ел эчендә ташламалы кредит бирү чорын куллануны таләп итеп мөрәҗәгать итә ала.

Документ авторлары искәрткәнчә, 2021 елдан башлап Үзәк банк микрофинанс оешмаларын һәм банкларны Кырымда һәм Краснодар краенда су басу вакытында зыян күрүчеләр өчен кредитларны реструктуризацияләргә чакырды. Әмма бу тәкъдимне үтәү ихтыяри характерда иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100