news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гадәттән тыш хәлләрдән зыян күрүчеләргә бушлай юридик ярдәм күрсәтү турында закон проекты каралды

Закон проектын икенче укылышта кабул итәргә дигән тәкъдим булды

(Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). ТР Дәүләт Советының чираттагы утырышында “Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында” Татарстан Республикасы Законының 7нче һәм 12 нче маддәләренә үзгәрешләр кертү хакында” 10-5 номерлы ТР закон проекты каралды.

Әлеге үзгәрешләр гражданнарга гадәттән тыш хәлләр вакытында юридик ярдәм күрсәтүгә кагыла. Бу закон проектында түләүсез юридик ярдәм алырга хокуклы гражданнарның категорияләре күрсәтелгән. Анда болай диелә: гадәттән тыш хәл аркасында һәлак (вафат) булган зат белән рәсми рәвештә язылышкан зат, аның ата-анасы, гадәттән тыш хәл аркасында һәлак булган зат тулаем карап торган яисә яшәр өчен төп керем чыганагы рәвешендә аннан ярдәм алган затлар, шулай ук гадәттән тыш хәл вакытында сәламәтлекләренә зыян килгән яисә торак урыннарыннан мәхрүм калган, моннан тыш, бөтен мөлкәтен, документларын югалткан гражданнар бушлай юридик ярдәм алу мөмкинлегенә ия.

Гадәттән тыш хәл аркасында зыян күргән гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтергә хокукны гамәлгә ашыру тәртибе, шартлары һәм аны оештыру-хокукый тәэмин итү түләүсез юридик ярдәм күрсәтү дәүләт стстемасы кысаларында Федераль закон, башка федераль законнар, РФның бүтән норматив хокукый актлары, әлеге закон, ТРның бүтән норматив хокукый актлары белән җайга салына, дип законга кертергә тәкъдим ителгән үзгәрешләрдә бәян ителә .

Закон проектын исә икенче укылышта кабул итәргә дигән тәкъдим булып хупланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100