Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында административ вазифаларны кыскарту башланды
2020 елга идарә тармагында янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар штаты артачак.
(Казан, 6 февраль, “Татар-информ”). Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы төбәк үзәкләрен юкка чыгара һәм өч дәрәҗәле идарә итү һәм финанслау системасына күчә, дип белдергән дүшәмбе көнне “Известия” газетасы.
“Бу план 2020 елга кадәр исәпләнгән. Бушаган урыннар исәбеннә янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар штаты артачак. 2017 елның беренче яртыеллыгында янгынга каршы м хезмәтенең 65 янгын сүндерү һәм коткару бүлеге үзгәртеп оештырылачак”, – диелгән хәбәрдә.
“Известия”гә тапшырылган документ буенча, федераль (министрлык), төбәк (субъект) һәм җирле (янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны) идарәләрдән төбәк үзәкләре юкка чыгарылачагы әйтелә. Хәбәрдә бер төркем идарә тармакларында бу гамәл инде тормышка ашырылган һәм хәзерге иҗтимагый һәм икътисади шартларда үзенең нәтиҗәле булуын исбатлаган дип белдерелә.
“Себер, Үзәк һәм Көньяк төбәк үзәкләрен эреләндерү эше кысаларында Ерак Көнчыгыш, Төньяк Кавказ, Идел буе һәм Уралның төбәк үзәкләре җитәкчеләре үз вазифаларыннан азат ителгән”, – дип яза газета.
Министрлык структурасын камилләштерү буенча масштаблы проект 3 ел эчендә тормышка ашырылачак. Элек сигез үзәк булган булса, хәзер алар дүртәү. Бүген идарә итү функцияләрен тапшыру эше бара. Ул бу елның I кварталында тәмамланырга тиеш. Шул ук вакытта идарә тармагының барлык бүлекчәләре үз урынында кала һәм хезмәтен дәвам итә, дип хәбәр ителә “Известия” материалында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз