news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы юлларда томан куркынычы турында искә төшерә

Төнге өчкә һәм иртәнге сәгать сигезгә кадәр Татарстанда урыны белән күз күреме начарлану көтелә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы юлларда томан куркынычы турында искә төшерә
архив

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча республикада һава шартларының начараюы көтелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Төнлә сәгать өчкә һәм иртәнге сәгать сигезгә кадәр Татарстанда урыны белән куе томан көтелә. Ул юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысы өчен дә җитди куркыныч тудыра», — дип хәбәр иттеләр министрлыкта.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы табигатьтә ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары һәм навигация приборлары булдырырга киңәш итә. Күз күреме начарлану белән тиешле чаралар күрергә тиешлек әйтелә. Бу ориентацияне югалтмас өчен эшләнә.

Машина йөртүчеләргә тормозга кисәк басудан сакланырга кирәк. Машиналар торышына, бигрәк тә тормоз системасына һәм шиннарга игътибар бирү соарала. Мөмкин булганда, томан вакытында ерак араларга йөрүдән баш тартырга кирәк.

Күз күреме начар булган шартларда җәяүлеләргә юлны моның өчен билгеләнгән урында гына чыгарга кирәк. Хәрәкәт итүче транспорт каршында трассаны узарга ярамый, бары тик транспорт агымы каршына гына хәрәкәт итәргә, ерактан күренә торган жилет кияргә яки киемдә яктылыкны кире кайтаручы элементлардан файдаланырга кирәк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot