Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы: Йортта янгын турында кисәтүче җайланма булырга тиеш
Автоном янгын чыгуны кисәтү датчикларының янгын чыгу турында хәбәр итүе 78 кешенең, шул исәптән 35 баланың гомерен саклап калган.
(Казан, 9 июнь, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Сергеев йортларны автоном янгын чыгуны кисәтә торган җайланмалар белән җиһазларга киңәш итте. Бу хакта ул ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта әйтте.
«Балаларның үлеме һәм төрле травмалар алуының күбесе, гадәттә, торак секторга туры килә. Ел саен өлкәннәргә аңлату эшләре алып барабыз. Беренче чиратта социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрнең яшәү урыннарын күзәтәбез», — дип белдерде Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары.
Янгыннарның тискәре нәтиҗәләрен киметү максатында заманча куркынычсызлык системалары кертелә. 2016 елдан башлап Татарстан Президенты ярдәме белән автоном янгын хәбәрчеләре куелу эше алып барыла.
«Автоном янгын чыгуны кисәтү җайланмалары балигъ булмаган балалары булган 2 079 йортта (фатирларда) һәм 3 450 күп балалы гаиләдә урнаштырылган. Бүгенге көндә әлеге җиһазларны инвалид балалары булган һәм керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган күп балалы гаиләләр йортларына да кую каралган. Барлыгы 21 226 йортка 84 904 янгын кисәтү җайланмасы куелачак», — диде Сергей Сергеев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз