news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы яшенле яңгыр вакытында иминлек кагыйдәләре турында искәртә

Иртәгә Татарстанда томан һәм яшенле яңгыр көтелә.

(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы яшенле яңгыр вакытында иминлек кагыйдәләре турында искәртә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Иртәгә, 13 июльдә, республика территориясендә яшенле яңгыр явачак. Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә, шулай ук урыны белән томан төшәргә мөмкин.

Һава торышы бозылу нәтиҗәсендә су басу очраклары күзәтелергә, электр тапшыру линияләре, реклама конструкцияләренә зыян килергә, агачлар аварга мөмкин.

Коткаручылар яшенле яңгыр вакытында өйдән чыкмаска, урамда калган очракта реклама такталарына якын килмәскә һәм агач астына яшеренмәскә киңәш итә. Машина йөртүчеләргә исә, артык ихтыяҗ булмаганда, шәһәрдән читкә чыкмаска, юлда тизлек режимын сакларга кирәк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot