Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, яшенле яңгыр булганда, кагыйдәләр турында искәртә
Бүген кичке алтыдан соң Татарстанда яшен һәм көчле яңгыр көтелә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 20 июль, “Татар-информ”). Татарстанда бүген яшенле яңгыр көтелә. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә республика Гидрометүзәккә сылтма белән хәбәр иттеләр.
Бүген кичке алтыдан соң Татарстан буенча һәм Казанда яшен һәм көчле яңгыр көтелә. Яңгыр вакытында җилнең тизлеге 20 м/с булачак.
Һава торышы бозылганда, урамда калсагыз, электр линияләреннән, агачлардан, реклама такталарыннан, витриналардан ераграк булырга тырышыгыз. Җил көчәйгәндә подъездга яки подвалга качып тору хәерле. Боз яуганда, урамга чыгарга киңәш ителми. Урамда калсагыз, ышыкланыр җир табыгыз, һич югы башыгызны боздан кием йә сумкагыз белән булса да каплагыз, дип кисәтә коткаручылар.
Әгәр автомобильдә хәрәкәт итәсез икән, туктап бинага керү мөмкинлеген карарга кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз