news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы: Татарстанга тагын 59 пляж кирәк

Татарстан Куркынычсызлык советы утырышында суда кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикерләштеләр.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы: Татарстанга тагын 59 пляж кирәк
president.tatarstan.ru

(Казан, 4 апрель, “Татар-информ”, Арсений Маврин). Республика сулыкларында кешеләр үлеменең төп сәбәпләренең берсе - җәмәгать пляжларының җитмәве, дип әйтте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе җитәкчесе – Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин.

Узган елда Татарстанда 100 гә якын кеше суда батып үлгән. Нигездә, исерек кешеләр батып үлә дигән фикерне министр расламады, андыйлар гомуми санның 18 процентын тәшкил итә.

“Балалар үлеме өлкәннәрнең игътибарлы булмавына бәйле. Моннан тыш, Татарстанда суда батып үлү очраклары коену өчен җиһазланмаган урыннарда булган”, дип ачыклык кертте ул.

Бүгенгә бөтен республикада махсус җиһазланган 35 пляж бар. Аларның күпчелеге шифаханә һәм ял базалары территориясендә. Нәтиҗәдә, калган ял итүчеләр өчен бары тик 15 пляж гына кала.

“Без республика территориясен тикшердек һәм елга рельефы пляж ясау мөмкинлеге бирерлек 59 урын таптык. Алар 28 муниципаль берәмлектә, шул исәптән суда күп бәхетсезлек очраклары теркәлә торган районнарда урнашкан”, - диде Хәбибуллин.

Министрлык әзерләгән мәгълүмат буенча эш алып барыла. Якындагы биш елда республикада җиһазланган 18 яңа пляж барлыкка киләчәк. Быел дүрт пляж әзер булачак. Тагын 41 мәйдынчык мәсьәләсе ачык кала.

“Бюджеттан ярдәм көтәргә кирәкми, ә пляжларны җиһазлаудан тыш аны тиешле дәрәҗәдә карап тота торган кешеләрне табарга кирәк”, - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Бу якындагы биш елда җиһазланачак 18 пляжга да кагыла. Хуҗасы булмаган урынга сарыф ителгән акча комга агачак – 2-3 елда пляж янә яр буенда ташландык урынга әйләнәчәк.

Республика министрын районнарда Суда коткару җәмгыятенең бүлекчәләре җитмәү борчый. Муниципалитет башлыклары үзләре инициатива белдерми. Кешеләрне йөзәргә дә өйрәтергә кирәк. Татарстанда икенче ел мәктәпкәчә балалар өчен йөзәргә өйрәтү программасы гамәлгә ашырыла. “Бу вакытка кадәр 60 меңнән артык бала йөзәргә өйрәнде”, - дип белдерде Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100