news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстанда яшәүчеләргә сәфәрдән тыелып торырга киңәш итә

Республика территориясендә буран, кар һәм көчле җил булуы көтелә.

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе республикада яшәүчеләргә сәфәрләрдән тыелып торырга һәм урамда озак йөрмәскә киңәш итә. Иртәгә Татарстан территориясендә һава шартлары начарлануы көтелә. Шулай итеп, күз күреме начарланырга, кар яварга һәм көчле җил исәргә мөмкин.

Походка баручыларга төзек элемтә чарасы һәм навигация приборлары алырга, күз күреме начарланган очракта, адашмас өчен чаралар күрү зарур.

Йөрәк-кан тамырлары һәм тын бетү авыруларыннан интегүчеләргә урамга чыгудан тыелып торырга кирәк.

Машина йөртүчеләргә куркынычсызлык тизлеген арттырмау, куркыныч маневрлар ясаудан, кинәт тормозга басудан тыелу, машиналарның техник яктан төзек булуына игътибарны юнәлтү зарур.

Җәяүлеләрдән юл аша чыкканда игътибарлы булу, мөмкинлеккә карап җир өсте һәм җир асты юллары аша йөрергә, машиналар юлына йөгереп чыкмаска, ачык төстәге кием кияргә яки утны кире кайтара торган элементлар беркетү сорала.

news_right_1
news_right_2
news_bot