news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстанда томан төшү ихтималын хәбәр итә

Төнлә һава температурасы 3 градуска кадәр суытачак.

(Казан, 13 октябрь, “Татар-информ”). Иртәгә, 14 октябрьдә, Татарстан территориясендә төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә, бүгенге кебек үк, урыны белән томан төшүе мөмкин. Бу хакта, республика синоптикларына сылтама белән “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

  • Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы юл хәрәкәте вакытында томан куркынычы турында истән чыгармаска кирәклеген искә төшерә. Автомобиль йөртүчеләр томан вакытында сак хәрәкәт итәргә, тизлекне киметергә тиеш, дип белдерә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре. Моннан тыш, кинәт тормозга басудан сакланырга кирәк.

Татарстан синоптиклары фаразы буенча, төнлә бераз яңгыр явуы мөмкин. Көндез явым-төшем күзәтелми.

Татарстанда төнге сәгатьләрдә кырау төшүе көтелә. 3 градуска кадәр салкын булачак. Көндез һава температурасы 3–8 градуска кадәр җылылыкта була.

news_right_1
news_right_2
news_bot