news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстанда томан һәм көчле җил турында кисәтә

Иртәгә республика территориясендә һава торышы начарлануы көтелә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстанда томан һәм көчле җил турында кисәтә
архив/Рамиль Гали

(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, иртәгә республикада һава шартларының начарлануы көтелә. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Төн уртасында һәм иртәгә кичкә кадәр Татарстан һәм Казан территориясендә яшен һәм кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга чаклы көчәюе көтелә. Моннан тыш, иртән һәм кичен томан төшәргә мөмкин”, – дип сөйләделәр министрлыкта.

Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы искәрткәнчә, томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә куркынычсыз тизлек сайларга, кинәт тормозламаска һәм икенче полосага күчмәскә киңәш итәләр. Җәяүлеләргә юлларда аеруча игътибарлы булырга, автомобиль каршыннан юл аша йөгереп чыкмаска кирәк.

Көчле җил булганда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән һәм электр тапшыру линияләреннән ераграк тору хәерле. Зур агачлар янында тормаска һәм алар янында автомобильләр калдырмаска киңәш ителә.

Җилдән качу өчен йорт диварлары янында яки җәмәгать транспорты тукталышларында басып торырга ярамый. Бу вакытта түбәдән шифер кисәкләре яки башка түбә ябу материаллары төшәргә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100