news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы: Түбән Камада «ТАИФ-НК» заводында коткаручылар эшли

Янгын сүндерүдә Түбән Кама янгын-коткару гарнизоны өченче номерлы чакыру буенча эшли.

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген 15 сәгать 20 минутта Түбән Кама сәнәгать зонасында  цехларның берсендә янгын чыгу турында хәбәр алынды, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Янгын сүндерүдә Түбән Кама янгын-коткару гарнизоны өченче номерлы чакыру буенча эшли.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, водород яки аның кушылмалары яна. Бу «ТАИФ-НК»ның төзелеп килүче объекты файдалануга тапшырылмаган, көйләү-җибәрү эшләре башкарыла.

Янгын таралу һәм әйлән-тирә мохитка зыян салу куркынычы юк. Янгын 50 квадрат метрны биләгән

Исегезгә төшерәбез:«Татар-информ» алдан Түбән Кама заводында шартлау булуын хәбәр иткән иде инде.  

news_right_1
news_right_2
news_bot