news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы шторм вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре турында искәртә

Иртәгә, 20 июньдә, республикада яшенле яңгыр, боз явачак, җилнең тизлеге урыны белән секундына 21-26 метрга кадәр җитәчәк.

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Татарстанга шторм якынлаша, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Иртәгә, 20 июньдә, республикада һава торышы бозылачак. Көндез һәм кичен яшенле яңгыр, боз явачак, җилнең тизлеге секундына - 15-20, урыны белән 21-26 метрга кадәр җитәчәк.

Татарстан башкаласында да яшенле яңгыр явачак, җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәр дип көтелә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә искәртүләренчә, яшенле яңгыр вакытында урамга чыкмавың хәерле, шулай ук тәрәзәләргә якын килмәскә кирәк.

Әгәр урамда калгансыз икән, ышыкланыр урын табарга тырышыгыз. Әмма агач астына качарга ярамый, чөнки көчле җил ботакларны сындырып төшерергә һәм сезне имгәтергә мөмкин.

Көчле җил вакытында электр тапшыру линияләре, агачлар, реклама такталары, витриналардан ераграк торырга, якын-тирәдәге подъездлар яки йортның подвалында яшеренергә кирәк.

Машина йөртүчеләргә ерак сәфәрләрне кичектерергә һәм торак пункттан читкә чыкмаска киңәш ителә. Әгәр юлда вакытта яшенле яңгыр ява башлаган икән, куркынычсыз тизлекне сайларга һәм бик игътибарлы булырга кирәк, - дип кисәтә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100